Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы полиция хезмәткәрләренең халык санын алу өчен шәхси йортлар һәм фатирларга кереп йөрүләре турында мәгълүматны кире каккан. “Татар-информ”, ведомствоның матбугат хезмәте хәбәренә таянып, шул хакта яза.
Социаль челтәрләрдә, республикада яшәүчеләрнең фатирларына кереп, үзләрен полиция хезмәткәре буларак таныштыручы кешеләр турында мәгълүматлар пәйда булган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре формасындагы кешеләрнең, өйдән-өйгә кереп, Эчке эшләр министрлыгы символикасы белән документлар күрсәтүе турында хәбәр ителә. Үзләре белән ноутбук, биометрик җайланма һәм теге яки бу йортта яшәүчеләрнең исемлеген йөртүе турында әйтелә.
Эчке эшләр министрлыгы уяу булырга, алданмаска чакыра. Йортыгызга халык санын алу сылтавы белән формалы кешеләр килеп керсә, шундук бу хакта полициягә хәбәр итәргә кирәк. Белеп торыгыз: килеп туган мондый хәлдә мошенникларга шәхси мәгълүматлар тапшырырга ярамый!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез