Путин белән Трампның телефоннан сөйләшүе үткән атнаның зур вакыйгасы булды. Кремль Зеленскийның Трамп белән очрашуы алдыннан уңышлы ат йөреше ясады: бер көн алдан шалтыратып, АКШ лидерын үз ягына аударып куйды. Украина Президенты белән сөйләшүдә Трамп Киевка «томагавк» ракеталарын бирү мәсьәләсен хәл итәргә тиеш иде. Хәзер ул көн тәртибеннән төшеп калды. Трампның Путин белән Будапешт очрашуы көтелә.
Fox News телеканалына биргән интервьюда овал кабинет хуҗасы: «Бездә сугыш. Ләкин безнең сәүдә итү өчен зур мөмкинлекләребез бар. Һәм мин өметләнәм: конфликтны төгәлләүдә уңышка ирешербез», – дип әйтте. Телефоннан сөйләшү һәм Будапешт очрашуы хакында хәбәрләр күптөрле. Аларга тукталмыйбыз. Зеленский да сугыш хәрәкәтләрен туктату турында сөйләшергә атлыгып торуын әйтә.
Россиянең икътисадый хәленә ике төрле караш бар. Беренчесе – Кремльдәгеләр күзаллавы, ул һәрвакыт оптимизм белән сугарылган. Ул оптимизм чыганакларын ачыклау өчен, Путинның быел һәм моннан биш ел элек игълан иткән белдерүләрен чагыштырыйк. 2020 елның 17 декабрендәге матбугат конференциясендә Владимир Владимирович илне 2025 елга 90 процентка газлаштырырга вәгъдә биргән. Ул чакта газлаштыру дәрәҗәсе 71,5 процент булган. Моннан берничә көн элек кенә Россия энергетика атнасының пленар утырышында лидер газлаштыру дәрәҗәсенең 75 процентка җитүен зур уңыш дип билгеләп үтте.
Карашның икенчесе тормыш чынбарлыгыннан тора. Хәзер 2030 елга мең самолет җитештереп булмаячагы һәркемгә ачык инде. Башка зур планнар да чәлпәрәмә килә, чөнки кризис ишекләрне торган саен киңрәк ача. Халыкара энергетика агентлыгы, 2026 елга нефть профициты бер көнгә дүрт миллион баррельгә җитәр, дип фаразлый. Бу якынча – Россия экспортлаган кара алтын күләме. Бик яхшы дигәндә, бәяләрнең үзкыйммәттән түбән китүе белән яный әлеге вазгыять һәм кысыр бюджет вәгъдә итә. Әле хәлләр ярыйсы дип санаганда да, без кытлык нәтиҗәсендә бензин бәяләренең атна саен югары үрләвен күзәтәбез. Бензинның ваклап сатудагы уртача бәясе ягыннан АКШны узганбыз. «Urals»ның уртача бәясе бүген үк 50 доллардан түбәнгә китте.
Иң зур сәүдә челтәрләре кешеләрнең азык-төлек сатып алуны киметүеннән зарлана. Халык тамагын кыса, бәяләр үсеше исә дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез