28-30 июльдә Казанда «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII Халыкара икътисади саммиты узачак. Чарага 60 ил һәм Россиянең 33 төбәгеннән 2,5 мең кунак килүе көтелә.
Быел Саммит кысаларыда беренче тапкыр балалар эшкуарлыгы турында сөйләшәчәкләр.
- Моннан тыш, катнашучылар өчен тәүге тапкыр сәүдә-сәнәгать палаталарындагы яшь лидерлар форумы, "Россия-Африка" икътисадый перспективалар логистикасы, этик бизнес лидерлары форумы, тотрыклы үсеш һәм аңлы куллану максатлары буенча сессия, Covid-19 шартларында медицина һәм башка темалар буенча очрашулар әзерләнгән, - дип сөйләде Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез