«Новая волна” фестивале “Казан” гаилә үзәгендә зур һәм масштаблы булып үтәчәк. Жюри буларак Филипп Киркоров, Люся Чеботина, Анна Асти һәм башка танылган җырчылар җәлеп ителәчәк.
 Бу хәбәрне бүген, 24 апрель көнне Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнашуындагы чарада игълан иттеләр.
 – Ун ел элек «Новая волна» фестивален Казанда үткәрү өчен 100 мең кешедән имза җыелган иде инде, – дип искә алды Илсур Метшин. Быел, ниһаять, Халыкара фестивальне уздыру насыйп булачак. “Казан шәһәре йөрәккә якын, җитәкчеләре белән мөнәсәбәтләр яхшы. Идел елгасы булу да – сәбәпләрнең берсе булып тора”, – дип әйтеп китте Игорь Крутой.
 Бүгеннән үк халыкара чарага әзерлекләр башланып китте. Ул 21-26 августта узачак.
 Исегезгә төшерәбез: “Новая волна” фестивале 2025 елны Сочи шәһәрендә узарга тиеш иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез