Газетага язылу

Халыкара Олимпия комитеты Россия Олимпия комитетының хокукларын торгызды

Халыкара Олимпия комитетының Россия Олимпия комитеты хокукларын торгызуы билгеле булды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

«DFSU («Допингтан Азат Спорт») оешмасы Россия Олимпия атлетларының допинг-тестларының калган барлык нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Халыкара Олимпия комитеты барлык башка нәтиҗәләрнең тискәре булуын раслый ала. Шуңа күрә, Башкарма советның 25 февральдәге карарында күрсәтелгәнчә, Россия Олимпия комитетының гамәлләрен туктатып тору автомат рәвештә кире кагыла», - диелә оешма гаризасында.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның октябреннән Россия Олимпия комитетына санкцияләр салынды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре