Татарстан халкы республика Президентының нинди булуын күрергә тели? Шул сорауга җавап табу йөзеннән, “Халык авазы” дигән исемдә видеопроект башланып киткән, – дип хәбәр ителә Vorobev TV YouTube-каналында.
Проектның авторы – “Татарское прииртышье” телеграм-каналы һәм “TUKAY говорит” проекты авторы Юрий Воробьев.
Видеоязмада очраклы сайлап алынган 20 кеше идеаль республика башлыгының нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйли. “Бөтен күңелен үсешкә салсын”, “Республикабызны төзекләндерү турында уйласын”, “Белемле, рәхим-шәфкатьле, гадел булсын”, “Лидер булсын” – әнә шундыйрак теләкләрен җиткергән алар. Проектта катнашучыларның берсе, идеаль Президент матбугат конференцияләрендә, сайлау алды кампанияләрендә биргән барлык вәгъдәләрен үтәргә тиеш, дигән. Ә инде иң мөһиме –респондентлар фикеренчә, республиканы ярату, аны алга җибәрү һәм төзекләндерү турында уйлау. Канал авторы үзе дә фикере белән уртаклашкан. “Президент бөтен халык тарафыннан сайлап куелган булырга тиеш, димәк, аның нинди булырга икәнен халыкның үзенә хәл итәргә кала”, – дигән. Ул шулай ук, “Халык авазы” проекты – ниндидер абстракт халыкның түгел, бәлки конкрет кешеләрнең җавапларын тыңлау-ишетү, дип тә өстәгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез