Халыкка “хәвеф чемоданы” җыярга киңәш иткәннәр

Россиядә табигать афәтләре яки кораллы конфликт ихтималы булган төбәкләрдә яшәүчеләргә, ул-бу килеп чыгу очрагына, “хәвеф чемодан” җыеп куярга кирәк. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында хәбәр ителгән. “Дөрес итеп тутырылган чемодан гадәттән тыш шартларда кешенең мөстәкыйль яшәешен тәэмин итә ала”, – диелгән хәбәрдә.
Ведомство рекомендацияләренә караганда, чемоданда шырпы, радиоалгыч, туклыклы ризыклар, акча, документлар, беренче медицина ярдәме күрсәтү җыелмасы, беренче чиратта кирәкле әйберләр (аптечка, пычак, фонарь һ.б.), эчке кием булырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре