Документта бу өлкәдә эшләүче финанс оешмаларының түләү вакыты чыккан кредит буенча гамәлләре өчен приставлар алдында хисап тотарга тиешлекләре билгеләнгән. Шулай итеп, кредит һәм микрофинанс оешмалары түләү вакыты чыккан бурычны кире кайтару эшчәнлеге турында Россия Федераль суд приставлары хезмәтенә хисап (шул исәптән электрон рәвештә) тапшырачак.
Мондый хисаплар тәртибен һәм формасын Үзәк банк билгеләячәк. Думаның Финанс базары комитеты рәисе беренче урынбасары Константин Бахарев “Российская газета” хәбәрчесенә аңлатып үткәнчә, үзгәрешләр кертү бурыч түләтүчеләрне дәүләт контролендә тотуның нәтиҗәсен арттыруга юнәлдерелгән. Аның әйтүенчә, әлегә коллекторлар гына шундый хисаплар җибәрә.
Шул ук вакытта узган елда гражданнарның бурыч түләтүчеләргә шикаятьләренең яртысы микрофинанс оешмаларына туры килә, дигән депутат. “30 процентка якыны – банкларга һәм 20 проценттан кимрәге – коллекторларга. Бу саннар нәкъ менә микрофинанс оешмаларының һәм банкларның гражданнардан түләү срогы чыккан бурычны кире кайтаруда закон бозуларга юк куюы турында сөйли”, – дип белдергән парламентчы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез