Газетага язылу

Халыкның күпчелеге түләү өчен дебет картасыннан файдалана

Банк картасы илдә түләүнең иң киң таралган ысулы булып кала. Үзәк банкның социологик тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сораштыруда катнашучыларның 79 проценты дебет картасыннан файдалана.

QR-код белән түләү – икенче урында: респондентларның 38 проценты шуңа өстенлек бирүләрен күрсәткән. Мобиль банк һәм интернет банк аша акча күчерү (36%) өченче урынга чыккан. Шул ук вакытта сораштыруда катнашучылар арасыннан 24 процентының – кредит картасын, 16 проценты – электрон кошелек, 6 процентының товар бәясен процентсыз, өлешләп түләүне сайлавы билгеләнгән.

 

Моннан тыш узган елда халык көндәлек чыгымнары һәм җыеп бару өчен кәгазь акчадан ешрак файдаланган. «Тере» акчаны кеше интернет булмау аркасында карта белән түләү мөмкинлеге юкка чыкса дип тә тота. Гомумән, халыкның яртысы үз тормышын кәгазь акчасыз күз алдына да китерә алмый икән. Тагын шул ачыкланган: Россиядә яшәүчеләр аена уртача 4 тапкыр банкомат аша акча ала, 3 тапкыр – сала.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре