Газетага язылу

Хәния Фәрхинең сеңлесе : «Бу якты дөньяда калдырып, аның урынына үзем китәр идем»

Татарстан халык артисты Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина, апасының бакыйлыкка күчүенә 9 ел тулуга карамастан, әле һаман аны чиксез сагынуын әйткән. Бу хакта ул ТНВ каналында «Сөйләшергә вакыт» программасында сөйләп үткән. Алып баручы, соңгы тапкыр очрашу мөмкинлеге булса, апагызга нәрсә әйтер идегез, дип кызыксынган.

– Хәтта сөйләшеп тә тормас идем, урыннарны гына алыштырыр идем... Аны бу якты дөньяда калдырып, аның урынына үзем китеп барыр идем. Мине эгоист дип санамасыннар, әмма минем аны бик тә яшәтәсе килә. Тормышның рәхәтен күрергә өлгермәде, ул тормышны бик яратты. Бик күп эшләде. Аңа кешеләргә ярдәм итү ошый иде. Тормышының бер көне гадәттәге 3 көнгә тигез булгандыр дип уйлыйм. Ул беркайчан да эшләрен кичектермәде яки ярдәмне иртәгәгә калдырмады, – дип сөйләп үткән Фирүзә. Аның әйтүенчә, җырчының үлеме алар өчен чиктән тыш көтелмәгән кайгы булган.

– Күпләргә түшәктә ятып чирләүче туганнарын каравы авыр булып тоела. Әмма миңа калса, аларның бераз ятулары хәерле. Алар янәшәсендә булырга һәм хушлашырга өлгерү  өчен. Без хәтта аңыбызга килергә дә өлгермәдек, – дигән ул.
 
Исегезгә төшерәбез: Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә 57 яшендә инфаркттан кинәт вафат булды. Җырчы бу  вакытта үзенең туган авылы – Югары Салаюа авылында 87 яшьлек әнисе Фәния Әзмөхәммәтова янына кайткан булган. Хәния – әнисенең җир куенына салган дүртенче баласы.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре