Газетага язылу

Ханты-Манси башлыгын «Татар халкы алдындагы казанышлар өчен» медале белән бүләкләгәннәр

Сургутта III Халыкара Иртыш Сабантуе кысасында Ханты-Манси автономияле округы – Югра губернаторы Руслан Кухарукны “Татар халкы алдындагы казанышлар өчен” медале белән бүләкләгәннәр.

Төбәк башлыгына бүләкне Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырган. Руслан Кухарук “МАКС” мессенджерында сөйләп үткәнчә, III Халыкара Иртыш сабантуена 50 меңнән артыграк кеше җыелган.

Бәйрәмгә Юградан, Татарстан, Башкортстан, Төмән, Курган һәм Омск өлкәләреннән, шулай ук Кытай һәм Казахстаннан кунаклар килгән. Алар халык кәсепләре һәм милли аш-су ярминкәсендә, интерактив мәйданчыкларда булган. Сабантуйда иҗат коллективлары чыгыш ясаган, көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узган. “Халыкара Иртыш Сабантуеның Югра җирендә үткәрелүенә шатмын. Әлеге киң колачлы чараны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга автономияле округта яшәүчеләр һәм кунакларга бәйрәм рухы бүләк итүләре өчен зур рәхмәт!”, – дип басым ясап әйткән Руслан Кухарук.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре