Катнашучыларны бай программа көтә. Кичәнең кабатланмас һәм көтелгән мәртәбәле кунаклары — тамашачылар мәхәббәтен яулаган моңлы җырчы Айдар Рәкипов һәм кабатланмас тавышлы, күңелләрне җилкетүче «Красная горка» фольклор ансамбле булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Чара кунакларын телевидение тапшырулары алып баручысы Рузаль Әхмәдиев һәм проект кураторы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова каршы алачак. Бию серләренә Рафаэль Мустяков белән Алия Төхбәтуллина өйрәтәчәк, ә кичәне Татарстанның Фольклор музыкасы ансамбле артисты Гадел Җәләлиев белән күп уен коралларында уйнаучы Айдар Әбдрахимов ямьләячәк.
Тамашада катнашу бушлай.
Сүз уңаеннан, Казанда «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының алтынчы сезонын «Бию көрәше» турниры йомгаклаячак. Бәйгедә катнашу өчен гариза 10 августка кадәр кабул ителә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез