Хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган журналистлар истәлегенә Казанда аллея булдырылды

Хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган журналистлар истәлегенә Казаныбызның «Крылья Советов» паркында шушы көннәрдә аллея барлыкка килде. Аллеяга эрбет агачлары утыртылды. Чарага Мәскәү кунаклары, Авиатөзелеш, Яңа Савин районнары мәктәп укучылары, студентлар, махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның туганнары, һ.б. килгән иде. «Себер эрбете – Россиянең мәңгелек символы, – диде Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев. – Әлеге агачлар череми-таушалмый, алар мәңгелек дисәк тә һич арттыру булмас».

– Мәскәүдә, Россиянең берничә шәһәрендә журналистлар истәлегенә менә шушындый аллеялар булдырылды инде, – диде проектның оештыру комитеты рәисе Ирина Степеренкова.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Ренат Шәмсетдинов проектын әзерләүдә башлап йөрүчеләргә, мораль һәм матди ярдәм күрсәтүчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырды.

– Хәтер бакчасының урыны бик әйбәт сайланган, – дип соклануын белдерде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлар берлеге җитәкчесе Илшат Әминов. Эш моның белән генә төгәлләнми әле. Тора-бара һәр агачка батырларыбызның исем-фамилияләре дә беркетелер, дип өметләнәбез.

Чыннан да, аллеяның урыны бик уңай. Ленин исемендәге мәдәният йорты белән күршедә, парктагы төп сәхнә янәшәсендә генә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

С.Алтынбаева

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" санкции импортозамещение "контрактчыларның "нацпроект"

Көн хәбәре