Махсус хәрби операциядә катнашучы Ленар Абдуллин үзе укыган мәктәп укучыларын Яңа ел бүләкләре белән сөендергән. Азнакай районының Урманай авылында туып-үскән егет махсус хәрби операция башлануга ук мобилизацияләнә. Шушы вакыт аралыгында Ленар берничә тапкыр яраланып, госпитальдә дә дәваланып чыга. Ләкин Ватан алдындагы бурычын үтәүдән туктамый.
 Кызганыч, Ленарга тагын бер тапкыр язмыш тарафыннан сыналырга язган булган икән. Шушы көннәрдә ул үзенең 15 яшьлек кызы вафат булуы турында хәбәр ала. Һәм аны җирләргә дип, гаиләсе яшәгән Алабуга шәһәренә кайта.
Кызганыч, Ленарга тагын бер тапкыр язмыш тарафыннан сыналырга язган булган икән. Шушы көннәрдә ул үзенең 15 яшьлек кызы вафат булуы турында хәбәр ала. Һәм аны җирләргә дип, гаиләсе яшәгән Алабуга шәһәренә кайта.
- Үзем укыган мәктәптәге башлангыч сыйныф укучыларын татлы бүләкләр белән сөендерү уе кызымны җир куенына салганда килде. Үземнекен куандыра алмадым, башка балалар сөенсен, дип уйладым. Шул ният белән авылга, мәктәпкә кайттым. Укытучыларымны күреп, алар белән аралашып чыктым. Бик яхшы каршы алдылар, күчтәнәчләр өчен зур рәхмәт әйттеләр. Шуннан соң сыйныф җитәкчебез Фәнүзә апа Ялалованың хәлен белешеп чыктым. Кыскасы, авылдан эчке бер җиңеллек, тынычлану алып киттем, - диде ул “ВТ” хәбәрчесенә.
Мондый бүләккә балалар да, аларның әти-әниләре дә сөенде, ди Урманай урта мәктәбе директоры Гөлшат Хәйбуллина.
 - Кызганыч, Ленарның үзен күрә алмадым, ул килгән вакытта эш белән Азнакайга чыгып киткән идем. Чын горурлану белән бүләкләрен укучыларга тапшырдым. Мондый гамәлне һәркем дә эшли алмый. Ленар олы йөрәкле кеше. Сынаулар, авырлыклар аша үтеп, тормышка башкачарак карый башлыйсың бит. Кеше бар нәрсәне акча белән бәяләгән чорда, ул үзен матур гамәле белән күрсәтте. Балалар сөенечен, аларның елмаюлы карашларын акча белән бәяләп буламы соң?! Ленар кебек чын кеше тәрбияләүдә өлешем кергән икән, мин бәхетле. Аның җиңү белән тыныч тормышка кайтуын телим. 2025 ел илебезгә тынычлык алып килсен иде, - диде Гөлшат Хәйбуллина.
Без дә мәктәп директорының ихлас теләкләренә кушылабыз. Балаларны сөендергән өчен Аллаһы Тәгәлә үзеңне зурласын, кызыңны югалту ачысын кичерергә сабырлык һәм ныклык телибез, Ленар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез