Хәрби прокуратура кайнар линиясе хезмәткә чакыру турында сораулар кабул итә

Казан гарнизоны хәрби прокуратурасында консультатив-хокукый үзәк булдырылды. Анда Татарстан, Марий Эл һәм Чувашия Республикаларыннан хәрби хезмәткә чакырылучыларның сорауларына җавап бирәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ»га гарнизон хәрби прокуратурасында хәбәр иттеләр.

Көзге чакырылыш кампаниясе 1 октябрьдә башланып китте һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстаннан 3,5 меңнән артык кешене хәрби хезмәткә чакыру һәм җибәрү планлаштырыла.

Хәрби хезмәткә алынучыларны 15 октябрьдән урыннарга җибәрә башлаячаклар. Ерак Төньякта һәм аңа тиңләштерелгән территорияләрдә яшәүчеләр өчен чакырылыш соңрак планлаштырыла — 1 ноябрьдән башлана һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Гражданнар хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча кайнар линия телефонына 8 (843) 264 23 51 яисә Казан, Дзержинский урамы, 17 йорт адресына мөрәҗәгать итә ала.

Фәнни эшкә һәвәс, хәрби хезмәткә яраклы һәм профиль буенча югары белеме булган аеруча талантлы егетләрне фәнни ротада хезмәт итү өчен сайлап алачаклар. Сайлап алуны хәрби комиссариатлардагы фәнни роталар һәм бүлекчәләр вәкилләре уздыра.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре