АКШта оча торган билгесез объект (НЛО) сурәтен тәүге тапкыр матбугатта бастырып чыгарганнар. НЛОны узган елда Америка истребителе Канада күгендә бәреп төшергән. Бу хакта “Газета.Ru” CTV News мәгълүматларына таянып яза.
“Объектны 2023 елның 11 февралендә АКШның F-22 истребителе, Аляска белән чиктәш Юкон территориясендә Канаданың һава киңлегенә үтеп кергәч, бәреп төшерде”, - диелгән хәбәрдә.
Телеканал мәгълүматлары буенча, бик нык эшкәртелгән-төзәтелгән документлардан күренгәнчә, бу шаккатмалы хәлдән соң берничә көн узуга ук НЛО сурәтен матбугатта бастыруны хуплаганнар. Әмма бер матбугат хезмәте җитәкчесе сурәтнең бик күп сораулар тудырачагыннан куркып, бу гамәлдән баш тарткан.
CTV News хәбәр иткәнчә, объект башта Аляскадан Канада ягына таба очкан. НЛОны иң элек Төньяк Американың һава-космик оборонасы хәрбиләре күреп алган. Аларның әйтүенчә, “тәлинкә” 13 мең метр чамасы биеклектә булган. Аны күзәтү өчен хәрби самолет һавага күтәрелгән. Объектның югары өлеше – металлдан, калган өлеше – ак булганлыгы әйтелә. Моннан тыш НЛОның түбәнге өлешендә чыбыкта ниндидер пакет эленеп торганлыгы мәгълүм.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез