Газетага язылу

Хәрби хәрәкәтләр ветераннары өстәмә ял алу хокукына ия булачак

РФ Дәүләт Думасы хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга өстәмә ял алу хокукы бирә торган законны хуплады. Федерация советы шулай ук бу документны үзенең пленар утырышында хуплап тавыш бирде, дип хәбәр итә ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».

«Ветераннар турында»гы Федераль законның 16 маддәсенә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, хәрбиләрнең аерым категорияләре ел саен 35 көнгә кадәр өстәмә түләнми торган отпуск ала алачак.

«Хокукны Әфганстан ветераннары, Сириядәге операцияләрдә катнашучылар һәм махсус хәрби операция зонасында бурычларын үтәүче хәрбиләр алачак», – дип шәрехләде бу яңалыкны ТР Дәүләт юридик бюросының әйдәп баручы белгече Илһам Мидхәтов.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, түләүсез юридик ярдәм сорап Татарстан дәүләт юридик бюросына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аның адресы: Х.Такташ ур., 124 йорт, 2 нче корпус.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , «служба по контракту» , мобилизация , мобилизованные , «специальная военная операция» , «герой рос

Көн хәбәре