Хәрби хезмәткә ел әйләнәсе чакыру мөмкинлеген күздә тоткан закон проекты кабул ителде

Дәүләт Думасы хәрби хезмәткә ел әйләнәсе чакыру мөмкинлеген күздә тоткан закон проектын икенче укылышта кабул иткән. Хәтерләсәгез, документ сентябрь аенда беренче укылышта каралган иде.

Закон проектында билгеләнгәнчә, медицина тикшерүләре, психологик сайлап алу һәм чакырылыш комиссиясе утырышлары ел буе уздырылачак. Шул ук вакытта ир-егетләр хәрби хезмәткә, элеккечә үк, елына ике тапкыр: 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр озатылачак.

Кайберәүләргә хәрби хезмәткә китүнең аерым вакытлары билгеләнә. Авылда яшәп, кырда эшләүчеләргә – 15 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр, педагогларга – 1 майдан 15 июльгә кадәр. Ә инде Ерак Төньякта яшәүчеләр 1 майдан 15 июльгә кадәр яки 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр армиягә озатылачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре