Хәрби хезмәткә ел әйләнәсе чакыру турында закон проектын хуплаганнар

Дәүләт Думасының Оборона комитеты ел дәвамында хәрби хезмәткә чакыру мөмкинлеген күздә тоткан закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим иткән. Бу хакта «ТАСС» комитет карарына таянып яза.

Тәкъдимне быел 22 июльдә Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов һәм аның беренче урынбасары Андрей Красов керткән.

Проект нигезендә, медицина тикшерүләре, психологик сайлап алулар һәм чакыру комиссияләре утырышлары ел әйләнәсендә оештырылачак. Шул ук вакытта егетләрне хезмәт итү урынына җибәрү чоры шул ук килеш кала: 1 апрельдән 15 июльгә һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр.

Документ гражданнарның кайбер категорияләре өчен аерым тәртипне күздә тота. Әйтик: сезонлы эшләрдәге авыл егетләре – 15 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр, укытучылар – 1 майдан 15 июльгә кадәр, Ерак Төньякта яшәүчеләр – шулай ук 1 майдан 15 июльгә яки 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр җибәреләчәк.

Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, үзгәрешләр чакырылыш пунктларына эшне тигезрәк бүлү һәм хәрби хезмәткә чакыруның сыйфатын яхшырту мөмкинлеге бирәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" санкции импортозамещение "контрактчыларның "нацпроект"

Көн хәбәре