Хәрби хезмәткә яраклылык категорияләрен үзгәртергә тәкъдим иткәннәр

Россия Оборона министрлыгы хәрби учетка басучы һәм контракт буенча хәрби хезмәткә алынучы егетләргә чирләре буенча яраклылык категорияләрен үзгәртергә тәкъдим иткән. Бу хакта Россия Хөкүмәте карары проектында (норматив-хокукый актлар проектлары рәсми порталына урнаштырылган) әйтелгән, дип яза “Татар-информ”.

Аерым алганда, хәрби бурычлы егеттә сифилис (беренчел, икенчел, яшертен) ачыкланса, “ограниченно годен” категориясе “годен с незначительными ограничениями” категориясенә алыштырыла. Моннан тыш “тумыштан сифилис” диагнозы куелган егетләрне хәрби хезмәткә яраксыз дип тану турында пунктны төшереп калдыру тәкъдим ителә.

Оборона министрлыгы шулай ук шизофрения, невротик тайпылышлар, гипертония, баш сөягенең җәрәхәтләнүдән һәм операциядән соңгы кимчелекләре категорияләрен үзгәртүне тәкъдим иткән. Үзгәрешләрнең күпчелеге контракт буенча хезмәт итүчеләргә генә кагылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре