Татарстанлыларның сорауларына «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе депутатлары Алсу Надршина һәм Елена Кузьмичева, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, ТР Хәрби комиссариаты, Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасы, ТР буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды, «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» оешмасы вәкилләре, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил җавап бирде.
Кайнар линия эшләү дәверендә туксанлап сорау алынды. Гражданнарны мобилизацияләнгәннәрнең махсус хәрби операция зонасында булу вакыты, акчалата түләүләр алу, хәбәрсез югалганнарны эзләү, солдат хезмәте вакытында контракт төзүнең законлылыгы, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы таныклыкларын рәсмиләштерү, СВО ветераннарына медицина ярдәме күрсәтү, хәрби хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итү, инвалидлыкка бәйле компенсацияләр түләү, региональ ярдәм чаралары һәм пенсия түләүләре мәсьәләләре кызыксындырды.
«Актуаль сораулар чыннан да аз түгел, бигрәк тә безгә сугышчыларның хатыннары мөрәҗәгать итә, аларны социаль түләүләр борчый, – дип белдерде депутат хатын-кызлар берләшмәсе әгъзасы Алсу Надршина. – Без бу мөһим темаларны күтәрәбез һәм профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән бергәләп аларны хәл итү юлларын эзлибез».
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, кайнар линиягә шулай ук махсус операция зонасында хезмәт итүгә кагылышлы хосусый характердагы сораулар да кергән.
«Барлык сораулар буенча гражданнарга җентекле аңлатмалар бирелде. Мөрәҗәгатьләрнең шактый өлеше турыдан-туры кайнар линия барышында эшкәртелде. Өстәмә тикшерү һәм ведомствоара хезмәттәшлекне таләп итә торган мәсьәләләр эшкә алынды, алар киләчәктә каралачак. Без мондый кайнар линияләрнең кирәк булуын күрәбез. Мөрәҗәгатьләрнең күп булуы хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү белән бәйле мәсьәләләрнең кешеләр өчен ни дәрәҗәдә кискен торуын раслый», – диде Сәрия Сабурская.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез