Хәрбиләргә хатлар язучы тугыз яшьлек волонтер: «Солдатларны сөендерәсем килә»

Икенче сыйныфта укучы волонтер Артемий Волков махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләрне сөендерергә һәм аларга теләктәшлек белдерергә теләп, солдатларга хатлар яза. Бу хакта ул «Җиңү марафонына кушыл!» телемарафонында сөйләде.

«Хатта бер солдаттан бергәләп футбол уйнауны сорадым”, - диде ул. Әмма Артемий янына кунакка килгән хәрби, яралану сәбәпле, уйный алмаган. Аның белән солдатның балалары уйнаган.

Телемарафонда Артемийның әнисе Лариса Николаевна балаларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү серләре белән дә уртаклашты. «Ватанпәрвәрлек хисен кечкенәдән үк тәрбияләргә кирәк. Бу – өлкәннәргә карата хөрмәт тә, үзара аңлашу да, ярдәм дә, – диде Лариса ханым. – Бала үсә төшкәч, аның белән музейларга, республикабызның тарихи урыннарына йөрергә кирәк. Ул игелекле һәм шәфкатьле булып үссен».

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре