Җомга – 26 июньдә Татарстанда хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча телефон аша “Хатын-кыз игътибары” дигән “Кайнар линия” эшли башлаячак. Бу хакта Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Кайнар линия” эшендә “Мәрхәмәт” берләшмәсенә керүче Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Татарстанда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнаша.
Алар хәрбиләрнең, аларның гаиләсе әгъзаларының хокукларын үтәүгә, социаль һәм хокукый ярдәм, медицина ярдәме, тернәкләндерү, түләүләр, ташламалар алу мәсьәләләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләргә җавап бирәчәк. “Кайнар линия” телефоннары: 8 (843) 236-00-71, 8-965-593-86-64. 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькәчә шалтыратырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез