1939 елның 16 мартында Татарстанның Актаныш районы Чат авылында туа. 1956 елда Минзәлә педагогия училищесын, 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге театр училищесын, 1979 елда КПСС Үзәк комитеты каршындагы югары партия мәктәбен тәмамлый.
1961 елдан – Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театрында актер. 1964 елдан – республика халык иҗаты йортында методист. 1967 елдан – «Социалистик Татарстан» газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары. 2004 елдан – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында тәрҗемәче. Бик күп китаплар тәрҗемә итә. Радио- һәм телеспектакльләргә сценарий төзи.
СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. 2009 елның 14 сентябрендә вафат.
«Тәзкирә» (1966), «Кызыл планетага сәяхәт» (1967), «Сабыйлар хакына» (1967), «Ватан нидән башлана?» (1971) китаплары авторы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез