Балалар республика клиник хастаханәсендә каты авырудан 67 көн реанимациядә яткан баланы коткарганнар. 
 Кызчык хастаханәгә 3 ел элек кергән булган. Ул вирус инфекциясен эләктергән булган. Моның өстенә үпкәләре белән проблемалары булуы да ачыкланган. Кызның хәле бик авыр булган.
 - Без кызның әти-әниләре белән һәрдаим элемтәдә булып, сөйләшеп тордык. Алар безгә ышанды. Кызчыкның бик нык яшисе килде, ул чын көрәшче. Һәм бәхет аңа елмайды, - ди табиблар.
 Хәзерге вакытта Эмилия өенә чыккан. Барысы да яхшы. Ул быел беренче сыйныфны тәмамлый икән инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез