Хаталар өстендә эш. Яңа сезонда «Ак барс»тан ни көтәргә?

КХЛда яңа сезон башлана. 5 сентябьргә билгеләнгән тәүге очрашуда Гагарин Кубогының узган сезонында финалда уйнаган көндәшләр – «Локомотив» белән «Трактор» очраша. «Ак барс» исә беренче матчларны кунакта «Метталург» һәм «Авангард»ка каршы уздыра. Яңа сезонда Казан командасыннан ни көтәргә? Быел җәй исеме танылган уенчыларны чакыра алмаган клуб Гагарин Кубогы өчен көрәшә алырмы?

Билалетдинов үрнәге

«Ак барс»ның узган сезондагы нәтиҗәсенә уңай бәя бирү мөмкин түгел. Дөрес, 2024 елда Казан командасы, «Автомобилист»ка оттырып, плэй-оффның беренче өлешеннән үк төшеп калган иде. Быел беренче сынауны уңышлы уза алдылар. Чирекфиналда «Динамо»га каршы очрашулар да ике җиңү белән башланды. Ә аннары ни булганын беркем дә төгәл итеп аңлата алмады. Соңгы очрашуда Казан хоккейчылары 1:6 исәбе белән үз бозында тар-мар ителде. Әйе, аерым бер уендагы исәп онытыла, әмма фаворитлар өммәтендә йөргән команданың дүрт матч рәттән оттыруы, уенчыларның да, тренерларның да хәлиткеч чара күрә алмавы тамашачының күңеленә нык тиде. «Ак барс» уртакул командага әверелдеме? Апрель ахырында хоккей җәмәгатьчелегендә бу сорау еш ишетелде.

Әнә шул сорауга җавап рәвешендә башкала клубында зур үзгәрешләр өмет иттеләр. Уенчылар турында гына сүз бармый. Генераль менеджер Марат Вәлиуллин белән баш тренер Әнвәр Гатиятуллинга да нык борчылырга туры килде. Нәтиҗә өчен ахыр чиктә алар җавап бирә. Ярый ла, бераз татарча сөйләшеп, тамашачы күңелен күрергә тырышкан Әнвәр әфәнде Казанда әле бер генә ел эшләде. Бу вакыт аңа яңа урында үз кагыйдәләрен урнаштыру өчен кирәк булган дип ышаныйк. Марат Вәлиуллин исә вазыйфасында күптән утыра һәм инде хаталарны күреп төзәтерлек яки төзәтә алмаячагын таный алырлык тәҗрибәгә ия. Ничек кенә булмасын, икесе дә үз вазыйфасында калды. Димәк, җитәкчелек бу белгечләр яңа сезонда күрсәткечләрне яхшырта алырлык сыйфатларга ия дип нәтиҗә ясаган. Җитмәсә, «Ак барс»та кинәт үзгәреш ясау гадәте дә юк. «Безнең гамәлдәге килешүләребез бар, эшебезне дәвам итәбез. Өстебездә басым юк, теләгебез генә зуррак. Базада йөргәндә Кубок белән төшкән рәсемнәрне күрәбез. Менә шул теләкне арттыра да инде», – диде сезон башлану уңаеннан узган очрашуда Әнвәр Гатиятуллин. Кыскасы, баш тренерның Зиннәтулла Билалетдинов кебек буласы килә.

Килеп җитә алмадылар

Җәйге ял булуга карамастан, Марат Вәлиуллин белән Әнвәр Гатиятуллин барыбер тамашачы теленнән төшмәде. Гадәттә, ике сезон арасында командалар составны яңарта, көчле командалар тагын көчлерәк булу өчен көчле уенчылар чакыра. «Ак барс» җанатарлары да көтте андый хәбәрне. Әмма ишетелгән сүзләр чынга ашмады. Әйе, башкала клубы НХЛ турында хыялланган Илья Сафонов һәм Артем Галимов белән килешүләрне яңартты. Әлегә кадәр «Лада»да уйнаган, хәзер инде ветераннар сафына кереп баручы Михаил Фискенко хәзер Казанда чыгыш ясаячак. Океан артыннан Брэндон Биро белән Уайтт Калинюкны чакырып китерделәр. Әмма болар берсе дә хоккей җәмәгатьчелегенең игътибарып җәлеп итәрлек исемнәр түгел.

«Ак барс» турында сөйләгәндә «Салават Юлаев»тан финанс хәлләр мөшкелләнү аркасында киткән Шелдон Ремпал белән Джош Ливо, НХЛдан чакырылган Даниэл Спронг, «Авангард» баш тарткан шәп һөҗүмче Владимир Ткачевны телгә алдылар. Әмма берсе дә Казанга килеп җитә алмады. Аларны безнеке итү теләге булганын башкала клубында да яшермәделәр. «Без үз планыбыз буенча бардык. Безнең проектта булган уенчылар белән килешү төзедек. Әйе, кайбер эшләребез барып чыкмады», – диде Марат Вәлиуллин журналистларга.

Сентябрьгә кергәч кенә «Ак барс»ның һөҗүмче Григорий Денисенко белән килешү төзегәне турында рәсми рәвештә игълан иттеләр. Башта бик озак «Локомотив» (Төньяк Америкада уйнаса да, Россиядә ул Ярославль клубыныкы булып саналды) белән сатулаштылар, аннары уенчының агентын үгетләргә туры килгән. Инде хәзер хоккейчы тотылган акча һәм сарыф ителгән вакытны аклар, дип өметләнәсе кала. Сер түгел, андый өметләр һәрвакыт акланмый да бит әле ул. «Ак барс» әлегә кадәр СКАда чыгыш ясаган сакчы Илья Карпухин белән дә килешү төзеде. Бу уенчы баш тренер Әнвәр Гатиятуллинга да яхшы таныш. Казан командасында яңа капкачы да пәйда булды. Михаил Бердин узган сезонда «Авангард»та уйнады. Яңа уенчылар тагын булачак әле. Әмма аларны сайлап алу мөмкинлеге генә кимеде. Әлегә исә былтыргы уенчыларга өметләнергә туры киләчәк.   

Яңа сезон алдыннан «Ак барс» җитәкчеләре, тренерлары һәм хоккейчылары белән гадәттәгечә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты. «Узган сезон нәтиҗәләре без көткәнчә булмады. Әмма команда лаеклы һәм мавыктыргыч хоккей күрсәтте. Инде икенче сезон команда белән Әнвәр Рафаил улы Гатиятулин җитәкчелек итә. Без аңа тулысынча ышанабыз, бергә алга барачакбыз», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, командага күнегүләр уздыру һәм уйнау өчен яхшы шартлар тудырылган. «Барысы да килеп чыгар, команда матур уен күрсәтер, дип ышанабыз. Иң мөһиме – ахырга кадәр көрәшү, – диде ул. – Бөтен Татарстан һәм безнең республика дуслары – сезнең фанатларыгыз! Сезнең җиңүләр – безнең җиңүләр, сезнең уңышсызлыклар – безнең уңышсызлыклар. Без һәрвакыт сезнең белән бергә».

КХЛ клубларның узган сезон нәтиҗәләре буенча рейтингын игълан итте. Аны төзегәндә спорт күрсәткечләреннән тыш, тамашачыга күрсәтелгән хезмәт, матчлар барышында билет яки ризык сатудан кергән акча, матбугатта һәм социаль челтәрләрдә алып барылган эшчәнлек кебек юнәлешләр дә исәпкә алына. Әнә шул рейтингка карап, лига клубларга акча түли. Шулай итеп, узган ел нәтиҗәләре буенча беренче урынны үз тарихында тәүге мәртәбә Гагарин Кубогын откан «Локомотив» алган. Омск «Авангард»ы – икенче. Өченче урында исә «Ак барс». Казан клубы спорт күрсәткечләре белән бишенче генә баскычта, димәк, телгә алынган юнәлешләрдә уңышка ирешә алган һәм гомуми рейтингта өскә күтәрелә алган.

«Ак барс»та хәзер яңа капитан. Бу вазыйфаны сакчы Алексей Марченко башкарачак. Узган сезонда бозга капитан тасмасы белән Дмитрий Яшкин чыга иде. Үзгәрешләрне Яшкинның җәен гаиләсендә булган хәлләр белән аңлатучылар да бар. Әмма шәхси тормышындагы яңалыклар командада иң күп хезмәт хакы алган уенчылардан саналган һөҗүмченең боздагы чыгышына йогынты ясамас дип өметләнәләр.

«Ак барс»ның сентябрьдә буласы матчлары

көн матч
6 сентябрь Металлург Мг – Ак барс
8 сентябрь Авангард – Ак барс
10 сентябрь Ак барс – Автомобилист
14 сентябрь Ак барс – Металлург Мг
17 сентябрь Ак барс – Нефтехимик
19 сентябрь Ак барс – Салават Юлаев
21 сентябрь Ак барс – Авангард
25 сентябрь Барыс – Ак барс
27 сентябрь Металлург Мг – Ак барс
29 сентябрь Автомобилист – Ак барс

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре