Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
«Фронтта сугышкан һәм тылда үзен аямыйча эшләгән батырлар алдында баш иябез», – дип башлады чараны алып баручы.
Чара хәрби оркестр башкаруындагы тере музыка астында узды. Чәчәкләр салу тантанасы алдыннан Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Мемориал янына чәчәкләрне беренчеләрдән булып мәртәбәле кунаклар салды. Фаҗигале вакыйгаларны искә алыр өчен ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, генерал-полковник, Россия Федерациясе Герое Александр Лапин, генерал-майор Александр Бородин, ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Ринат Шәмсетдинов килде.
«Нәкъ 85 ел элек бу көнне кешелек тарихындагы иң рәхимсез һәм канкойгыч сугыш башланган. Бу сугышта безнең халык батырлык, кыюлык, сабырлык күрсәтте һәм дошманны тар-мар итте», – дип сөйләде Александр Лапин.
Шулай ук чарада сугыш ветераннары, волонтерлар һәм оештыруда ярдәм иткән актив яшьләр дә катнашты.
«Бу көнне онытырга ярамый – безнең өчен ата-бабаларыбыз кан койган. Минем бабам да бу сугышта катнашкан, ә әбием бу куркыныч көннәрне искә алып сөйли иде», – диде волонтер Фәнил Әхмәтшин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез