Газетага язылу

Хәтер мәйданы: Теләчедә көрәшче Фоат Шәйдуллинны искә алдылар

Батыр китә – келәме кала. Теләче районының Орымширмә авылында 1980 нче елларның танылган көрәшчесе Фоат Шәйдуллинны искә алдылар.

Хәтер мәйданы: Теләчедә көрәшче Фоат Шәйдуллинны искә алдылар

«Милли көрәш буенча РСФСР спорт остасы», «Татарстанның атказанган төзүчесе» исемнәренә лаек булган, Саба районының, Казанның элеккеге Ленин районы Сабан туйлары батыры ул. Үсмерләр арасында уздырылган бәйге Физкультурачылар көненә дә, төзүчеләрнекенә дә багышланды, көне буе барган тамаша мәдәни чараларга сусаган авыл халкына бүләк тә булды. Сүз уңаеннан, узган елның көзендә мәрхүм булган Фоат Шәйдуллин шушы көннәрдә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтәр иде.

 

Бәйрәм буласы көнне иртәдән яңгыр яуды Теләче якларында. Әмма авыл халкы әзерләнгән, туган-тумача, кунаклар чакырылган, яшь көрәшчеләр җыелган, самавырлар кайнаган, мич исе чыккан, урамнар машина белән тулган иде Орымширмәдә. Болытлар чигенергә мәҗбүр булды. Кыскасы, тамашачы көне буе көрәш карады, исемнәре мәгълүм җырчыларның чыгышын тыңлады. Дога да кылынды, азан да әйтелде сәхнәдән.

 

Хатирәләргә бирелү күп булды бу бәйрәмдә. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Фоат Шәйдуллинның киң күңелле кеше булуын искә алды. «Теләче район булып оешкан вакытта ул инде бил алышудан туктаган иде. Әмма безнең командада авыр үлчәүдә көрәшергә кеше булмагач, район данын якларга ризалашты. Үзеннән күпкә яшь көрәшчеләрне аркасына салды», – ди сөйләде ул.

 

Район башлыгы Айрат Фәтхуллин да аның туган ягына җылы мөнәсәбәтенә игътибар итте. «Фоат абый үзләренең нигезендә, әтисенең исемен биреп, мәчет төзетте. Барлык эшләре рухына дога булып барып ирешсен. Үзе исән чакта аңа багышлап турнирлар уздырдык. Инде истәлегенә бәйге оештыру тәкъдиме булгач, берсүзсез ризалаштык», – диде ул.

 

Татарстанның атказанган тренеры, билгеле остаз Марат Әхмәдиев Фоат Шәйдуллинның көрәшкән елларын яхшы хәтерли: «Әмма минем аның нинди кеше булуын искә аласым килә. Танылган көрәшче, шулай ук төзүче Фрил Әхмәтовның сөйләгәне истә. Алар Казандагы Төзүчеләр институтында бергә укыганнар. «Фоат районнардан килгән егетләрне үзе артыннан ияртеп йөрде. Тулай торакта торганда безне яклаучы булды. Янына кергәч, беркайчан да чәй эчертмичә чыгарганы булмады», – дип сөйләгәне бар. Кем белән сөйләшсәң дә, шундый хатирәләре бар. Әле менә монда килер алдыннан остазы, легендар тренер Гайнетдин абый Мөхәммәдиев шалтыратты. «Отпуск вакытларында, үзе яшьрәк булса да, безне оештырып, шабашкага алып чыгып китә иде. Шул рәвешле акча эшләргә ярдәм итте», – дип искә алды үзен».

 

Бәйрәмгә җыелган авылдашлары да Фоат Шәйдуллинны онытмый. Берәүләр аның мәктәптә укыганда тәнәфес вакытында иптәшләрен биетүен хәтерли, икенчеләре, ул мәйданга чыккач, кайбер көрәшчеләрнең Сабан туеннан кайтып киткәнен искә ала, өченчеләре якташларына ничек ярдәм кулы сузганы турында сөйли. Әлеге бәйге дә Авыл көненә әверелде. Орымширмә өчен ул аеруча кадерле. Чөнки биредә инде күп еллар мәдәният йорты юк икән. Халык җырга-моңга сусаган. «Ә бит бездә яшьләр тик тормый. Хәтта күрше авылларга Сабан туена да бирнәне безнең яшьләр җыя», – дип сөйләде авыл апалары. Инде менә хыяллары чынга ашарга тора: быел көз авылда мәдәният йорты ачарга ниятләп торалар.

 

Теләчедән һәм тирә-як районнардан 100 дән артык яшь көрәшче бил алышты Орымширмә мәйданында. Бер-берсенең көчен тикшергәндә, келәмнән киткәч тә батыр булырга кирәклеге турында ишетеп тордылар. Баш батыр булып Казаннан Илназ Зарипов танылды һәм ул, бәйге тәмамлангач, тагын бер үрнәк батырлык кылды. Үзенә дигән тәкәне 7 яшьлек Сәет Хәйретдиновка тапшырды. Балтачтан атаклы Хәйретдиновларның нәсел дәвамчысы ул. Шулай итеп, быел беренче сыйныфка барырга җыенучы егет өйләренә беренче тәкәне алып кайтты.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре