Муса Җәлил – газетабыз өчен үзенчә кадерле кеше. Ул узган гасырның 20 нче елларында ул чактагы «Кызыл Татарстан»да (хәзерге «Ватаным Татарстан») хезмәт куйган, каләм чарлауда беренче адымнарын нәкъ менә безнең басмада ясаган дип әйтергә дә була. Бу турыда ул үз истәлекләрендә дә яза. Соңрак, инде шагыйрь буларак танылгач та, газета белән араны өзми.
Кунаклар арасында филология фәннәре докторы, «Муса Җәлил: биобиблиографик күрсәткеч» китабы авторы Рамил Исламов, «Безнең мирас» һәм «Мәдәни җомга» басмалары баш мөхәррире, язучы, Муса Җәлилнең варислары белән якыннан аралашкан Ләбиб Лерон да бар.
Шагыйрьнең төрле елларда төрле кешеләргә атап язган хатларын Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Айрат Шамс һәм Эльдар Гатауллин укыды. Иосиф Сталинга, каләмдәш дуслары Әмирхан Еники һәм Хәсән Туфанга атап язылган хатлары очрашуга килгән кунаклар арасында фикерләр уятты. Татарстанның төрле районнарыннан җыелган, Муса Җәлил иҗаты белән кызыксынган кунаклар уй-фикерләре белән бүлеште, шагыйрьне икенче яктан ачарга ярдәм иткән хатларның кызыклы урыннарына кабат тукталды.
Рамил Исламов һәм Ләбиб Лерон үз чыгышларында Муса Җәлил тормышыннан киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булмаган фактлар белән бүлеште, очрашуны тагын да баетты, шагыйрь образын тулыландырды.
– Архив документларын өйрәнгән саен яңа ачышларга тап булабыз. Әле анда өйрәнелмәгән материаллар да күп, тагын бик күп мәгълүмат, детальләр табарга була, – диде Рамил Исламов.
Муса Җәлил – шигърияттә генә түгел, иҗтимагый тормышта да тынгысыз, кыю шәхес, үткен каләм иясе. Аның хатлары аша ул яшәгән чорның сулышын тоярга, шагыйрьнең уй-хисләрен, яшәү кагыйдәләрен аңларга мөмкин. Бүгенге чара күбебез бөек шагыйрь, каһарман-шагыйрь, «Моабит дәфтәрләре» авторы, Советлар Союзы Герое буларак белгән Җәлилне бүген башка яктан ачарга ярдәм итте. Хатлары аны шаян, кайгыртучан, тынгысыз әти, ир, дус, үз заманының актив фикер иясе, журналист, публицист һәм, ниһаять, гап-гади кеше икәнлеген раслый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез