Хатын-кыз депутатлар мәгариф системасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты

Мәгариф системасында төп проблемаларның берсе – педагогик кадрлар җитмәү. Республикада яңа уку елы башына 2300гә якын укытучы кирәк. Бу хакта Татарстанның Иҗтимагый теләктәшлек штабында узган «түгәрәк өстәл» утырышында әйттеләр. 

Татарстан Дәүләт Советы депутатларының «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева әйтүенчә, республикада белем бирү сыйфаты – югары дәрәҗәдә. Аның сүүләренә караганда, Татарстанда традицион һәм заманча инновацион алымнар кулланыла. Республикада 1 сентябрьгә 8 590 укучыга исәпләнгән 8 яңа мәктәп ачылу ниятләнә, 2200 урынлы 10 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзү каралган.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина сүзләренчә, хәзерге вакытта республиканың мәгариф системасында 77 000 нән артык хезмәткәр эшли, шуларның 32 000 нән артыгы – укытучылар. Педагогларның уртача яше – 48 яшь. 35 яшькә кадәрге яшь укытучылар 21 процентны тәшкил итә. Төп проблема итеп Гүзәл Гатауллина педагогик кадрлар җитмәүне атады. Яңа уку елы башына 2300гә якын укытучы җитми. Иң зур ихтыяҗ – башлангыч сыйныф, математика, рус теле, физика, химия, чит тел укытучыларына. Гүзәл Гатауллина сүзләренчә, Казан, Чаллы, Яшел Үзән, шулай ук Лаеш һәм Түбән Кама районнарында педагогик кадрлар мәсьәләсе аеруча кискен.

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец әйтүенчә, быелның беренче яртысында белем бирү системасында балаларны яклау мәсьәләләре буенча 829 мөрәҗәгать кергән. Бу – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк. «Беренче урында баланың гаиләгә хокукын гамәлгә ашыруга кагылышлы мөрәҗәгатьләр һәм гаилә элемтәләре тора. Икенчесе – баланы укыту буенча хокукларны үтәү, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту, балалар бакчаларында урын җитмәү һәм мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларындагы низагларга шикаятьләр», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре