«Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясенә илледән артык мөрәҗәгать килде

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты базасында көн дәвамында хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча «Хатын-кызлар игътибары» кайнар линиясе эшләде. Сорауларга Татарстан Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, депутатлар Ирина Терентьева, Ольга Воронова, Алсу Надршина, Елена Кузьмичева, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасы, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирделәр.

Кайнар линиягә илледән артык кеше мөрәҗәгать итте.

Алсу Нәбиева сүзләренә караганда, мөрәҗәгатьләр хәрбиләргә түләү, хәбәрсез югалганнарны эзләү, баларга белем бирү кебек мәсьәләргә кагыла. Ярдәм күрсәтүдән тыш, кайнар линиядә аңлату эше дә алып барыла. «Без «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе алып барган проектлар турында сөйлибез.

Мәсәлән, күптән түгел генә «Җиңүдән соң тормыш» проекты эшли башлады, аның кысаларында белгеч-психологлар махсус хәрби операциядә катнашучыларының хатыннарына киңәшләр бирәләр, яраланып кайткан иренә ничек дөрес ярдәм күрсәтү, аңа тыныч тормышка яраклашырга булышу турында сөйләшәләр», – диде ул.

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтүенчә, кайнар линиягә килгән мөрәҗәгатьләрне тикшергәндә башка төбәкләр белән элемтәләр дә ярдәм итә. «Безгә Донецк Халык Республикасында урнашкан хәрби госпиталендә дәваланучы хәрбинең әнисе шалтыратты. Аның улының хәлен беләсе килә, – диде Сәрия Сабурская. – Госпитальгә баруны оештыру һәм хәрби хезмәткәрнең сәламәтлеген ачыклау өчен, ДНРдагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән элемтәгә керәчәкмен. Аннан соң, һичшиксез, егетнең әнисенә алынган мәгълүматлар турында хәбәр итәрбез».
Сәрия Сабурская журналистларга Самара өлкәсендә ураншан хәрби частьта һәм Татарстаннан 4 хәрби хезмәткәр дәвалана торган госпитальдә булуы турында да сөйләде. «Дарулар җитә. Госпиталь персоналының пациентларга аеруча игътибар һәм кайгырту күрсәтүе бик сөендерә. Без шәхсән хәрбиләргә яхшы шартлар тудырылуына инандык», – диде Сәрия Сабурская.

Кайнар линия эшендә «Батырлар» республика программасында катнашучыларның берсе – сугыш хәрәкәтләре ветераны Булат Нәҗипов та катнашты. Бу көннәрдә ул Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында стажировка уза. Бүген аңа депутатлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге бирелде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда "Гаилә" илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре