Аның сүзләренчә, «Хатын-кыз карашы» трегы быел дүртенче тапкыр оештырыла һәм биредә технологик темаларга басым ясалачак дип көтелә.
– Өч ел элек кенә гаилә һәм эшмәкәрлек арасында баланс турында күбрәк сөйли идек. Хәзер инде эшмәкәр хатын-кызлар белән ясалма фәһем кулланып үз эшләрендә чыгымнарны киметү турында фикер алышулар үткәрергә җыенабыз. Кунакларыбыз Казаныбызны яратып килә. Аларга мәдәни чаралар да оештырабыз. Хәтта, кунаклар арасында «Рабыня Изаура» сериалында төп рольне башкаручы Луселии Сантус та бар. Без аның белән узган ел Рио-де-Жанейродагы БРИКС саммитына барганда таныштык,- диде Алсу Нәбиева.
– Быел катнашучыларның халыкара төрлелеге бик киң булачак. Узган ел 13 илдән вәкилләр катнашты, моңа кадәр 16 ил бар иде. Агымдагы вәзгыятькә карамастан, безнең форумга кызыксыну арта баруына без бик шат. Кызыксыну уята торган күп кенә мәйданчыклар эшләячәк, – дип сөйләде берләшмә җитәкчесе. Шуны да әйтергә кирәк, чарада Россиядән тыш Әзербайҗан, Беларусь, Бразилия, Вьетнам, Гана, Мисыр, Һиндстан, Индонезия, Иран, Камбоджа, Камерун, Кения, Мавритания, Малайзия, Марокко, Лаос, Оман, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакыстан, Сьерра-Леоне һәм Таиланд вәкилләре катнашачак.
«Форумга кызыксыну алдагы елларга караганда күпкә күбрәк. Әгәр элек безгә катнашучыларны, кызыклы спикерларны, модераторларны җәлеп итү буенча ниндидер кампания үткәрергә туры килсә, хәзер хәтта гариза бирүчеләр арасыннан сайлап алуны тормышка ашырырга туры килә. Бүгенгә бездә 13,4 меңнән артык кеше теркәлгән инде. Алар арасында 7,1 меңнән артыгы форумның эшлекле программасында турыдан-туры катнашачак», – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы Лилия Маврина. Ул быел форум чараларын яктыртырга теләүче массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре саны артуын өстәде. Барлыгы 660 журналист гариза биргән, бу узган ел белән чагыштырганда 100 кешегә күбрәк.
– Гариза бирү кампаниясе әле дәвам итә, ул 7 майда тәмамланачак. Быел форум программасы узган ел белән чагыштырганда киңәйтелде. Бу шулай ук үз трекларын, сессияләрен үткәрергә теләүчеләр күп булуы турында сөйли. Барлыгы 140тан артык сессия, 20 трек планлаштырылган. Форум кысаларында эшлекле программа гына түгел, мәдәни, спорт юнәлешендәге чаралар да планлаштырыла, – дип ассызыклады Маврина.
Исегезгә төшерәбез, «Россия – Ислам дөньясы: Казанфорум» XVII халыкара икътисадый форумы 12-17 май көннәрендә узачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез