Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә 12 октябрьгә кадәр «Күкрәк сәламәтлеге атналыгы» уза. Беренче көнне үк 88 хатын-кыз тикшерү узды, дүртесенә өстәмә тикшерү билгеләнде, дип хәбәр иттеләр шәһәр сәламәтлек саклау идарәсендә.
Шәһәр халкы онкомаммологлардан бушлай консультация ала ала. Белгечләр күкрәк авыруларына кагылышлы барлык сорауларга җавап бирәчәк.
Күчмә кабина 12 октябрьгә кадәр Павлюхин урамы, 91 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең беренче катында эшләячәк. Кабул итү графигы: сәгать 10:00 дән 20:00 гә кадәр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез