Дәүләт Думасында мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) системасына бала тапканнан соң хатын-кызларны реабилитацияләү программасын кертергә тәкъдим иткәннәр. Думаның Сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Сергей Леонов «РИА Новости» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
Депутат билгеләп үткәнчә, әлегә ОМС системасы (эшләүчеләрнең һәм эш бирүчеләрнең взнослары хисабына “яши”) аналарны тергезү хезмәтләрен һәм косметика процедураларын күздә тотмый. Леонов әйтүенчә, хатын-кызларга тулы кыйммәтле ял итү һәм тергезү мөмкинлеге булдыру антидепрессантлар кулланып дәвалануга караганда күпкә яхшырак булачак.
Дәүләт Думасының Гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты рәисе Яна Лантратова да бу тәкъдимне хуплаган. Комплекслы реабилитация программасына гинеколог, терапевт, эндокринолог һәм диетолог консультацияләрен кертү күздә тотыла. Моннан тыш проектта психологик ярдәм, физиотерапия процедуралары, хатын-кызларны бушлай витаминнар белән тәэмин итү каралган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез