Курган өлкәсендә бер хатын-кызны үтергән бүре зомби вирусы йоктырган булырга мөмкин. Бу хакта “Известия” яза.
Исегезгә төшерәбез: ерткыч, торак пунктка кереп, кешеләргә һөҗүм иткән. Өч кеше зыян күргән. Бер хатын-кыз авыр хәлдә хастаханәгә озатылган, ләкин табиблар аны үлем тырнагыннан йолып кала алмаган.
Шул ук төндә кеше ашаучы бүрене җирле аучы атып үтергән. Ерткычның мәете ветеринария экспертизасына җибәрелгән. Аның нәтиҗәләре бүренең котыру авыруы йоктырганмы-юкмы икәнлеген ачыклау мөмкинлеге бирәчәк.

Ерткычны үз күзләре белән күрүчеләр әйтүенчә, ул зомби вирусы йоктырган кебек тәэсир калдырган. Бүренең күзләре пыялаланган булган, үзен-үзе белештермәгән. Ерткыч кыргый кәҗә ите аша вирус йоткыру ихтималы бар: хәзер аларның бер урыннан икенче урынга күченү чоры икән.
Галимнәр кыргый хайваннарның, аерым алганда, боланнарның нерв системасын зарарлаучы вирусны зомби вирусы дип атыйлар. Бу чир тәүге тапкыр 1967 елда ачыкланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез