Аның сүзләренчә, ирләр эчсә, җәмгыятьтә бу гадәти күренеш буларак бәяләнә. «Ә менә хатын-кызның хәмер белән дуслыгын бернинди кысаларга да сыймаслык гайре табигый хәл итеп кабул итәбез. Шуңа да алар еш кына моны яшерә, шундый хәлгә калуларын үзләре дә инкарь итә. Бергә яшәп тә, ирләре хатыннарының алкоголизмнан интеккәннәрен белмәскә дә мөмкин. Шушы сәбәпләр дәвалану һәм реабилитация вакытын озайта», – дип сөйләде табиб.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез