Бу хакта Татар-информ яза.
Ирне саксызлык аркасында үлемгә китерүдә гаепле дип таныдылар. "Гаепле дип танырга, бер ел һәм 10 айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләргә, этләрне үрчетү һәм тоту буенча эшчәнлек белән 2,5 елга шөгыльләнүне тыярга», – дигән судья.
78 яшьлек Иосиф Лифшиц "Буревестник " ҖЧҖ директоры. Тикшерү аның этләр көтүен тотканлыгын, аларның үзләрен агрессив тотуы, кешеләр өчен куркыныч тудырса да тиешле таләпләрне игътибарсыз калдыруын раслаган.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 9 ноябрендә 17 эт Промбаза территориясеннән чыгып, аннан якынча 60 метр ераклыкта хатын-кызга һөҗүм иткән иде. Константиновкада яшәүче хатын күп санлы яралардан һәм тешләүләрдән үлде. Узган утырышларның берсендә прокуратура Иосиф Лифшицның иреген чикләүне сорады.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез