Абхазиянең Гадәттән тыш хәлләр һәм Эчке эшләр министрлыклары хезмәткәрләре Архангельск өлкәсеннән килгән 66 яшьлек ир-атның мәетен тапкан. Ул хатыны белән талашканнан соң югалган булган. Бу хакта “Известия” ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Әлеге гаилә пары Очамчырск районының Кындыг авылында ял иткән. Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, ир-ат хатыны белән талашканнан соң каядыр китеп юк булган. Коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре аны ике тәүлек буе эзләгән.
Югалган ир-атның мәетен Кындыг авылы тирәсендә тапканнар. Килеп туган хәл буенча тикшерү оештырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез