• Фото: шәхси архивтан

Хәзер инде ул мәңгелектә

Сугыш каһарманы, безнең төпчек энебез Айрат Ганиуллин хәзер авылдашларына мәрмәр тактадагы рәсеменнән елмаеп сәлам биреп калачак.

Махсус хәрби операция башлангач, бертуган энем Айрат та андагы хәлләр белән даими кызыксынып тора. Моны ул башта беркемгә дә әйтми. Аның теләген белгән апалары үгетләп тә карыйлар. Ни әйтсәң дә, аңа мобилизация янамый. Ләкин ул җитди карарга килә. Пермь шәһәрендә хәрби комиссариатка килеп, ирекле рәвештә махсус хәрби операциягә барырга теләвен әйтә.

Әни аның махсус хәрби операциягә киткәнен дә белмәде. Бездән сорый, хәбәр бармы энегездән дип, ул күпер төзелешенә китте, көне-төне эшлиләр, шуңа шалтыратырга да вакыты юк, дидек. Ышанды. Моңарчы беребезнең дә өйгә кайтып ялган сөйләгәне булмады бит. Дөрес, сирәк булса да шалтыратты ул. 2023 елның 25 ноябре. Әнинең 90 яше тулган көн. Җиде баласы җыелып кайтып, йортта Коръән ашы үткәрдек. Иртән энебез хәбәр бирде, юбилеең белән, әни, диде. «Кайтасыңмы?» – диде әни. «Җайсызрак чак», – диде. Шул көнне һәлак булган энебез. Яралы офицерны яу кырыннан алып чыкканда үзенә төбәп атканнар. Гомеренең өзелгәнен дә әйтмәдек әнигә.

Әйтер дә идек, шушы мәлдә аның гомере өчен борчылдык. Авыр кичерер дип курыктык. Әгәр дә төпчеге йортына табутта кайтып керсә, йөрәге күтәрә алмас дигән уй белән, туганнар сүзен хуплап, Пермь шәһәрендә җирләдек. Әниебез бу хәлләрне белми калды. Әмма җитте бер көн: улының батырларча вакытсыз өзелгән гомере өчен аңа пенсия билгеләнде. Хат ташучы кулына 40 мең сум акча сузгач, әни аптырап кала. Серне ачмый кала алмадык.

Аларның штурм ротасы Донецкидан ерак булмаган Авдеевка юнәлешендәге Водяное авылы янына җибәрелә. Командирлары авыр яралана. Аны коткарырга, ут астыннан алып чыгарга энем алына. Күпсанлы тән җәрәхәтләреннән, күп каннарын югалтып, икесе дә һәлак була...

Айрат белән командирын 2 декабрь көнне Пермьгә алып кайтып җиткергәннәр иде инде. 6 декабрь көнне Пермь шәһәренең ул яшәгән район хакимияте башлыгы һәм хәрби комиссары урынбасарлары, җәмәгатьчелек вәкилләре, туганнары катнашында саубуллашу чарасы оештырылганнан соң, шәһәрнең Төньяк зиратындагы Батырлар аллеясында, солдат егетләр катнашында, зур хөрмәт күрсәтеп җирләнде ул. Край хакимияте андагы барлык һәлак булган сугышчыларның каберләренә мәрмәр ташларны, чардуганнарны үзе куя; каберләр өстенә плитәләр дә урнаштыра. Болар барысы да энебез Айрат Ганиуллин каберендә дә эшләнгән.

5 декабрь көнне аңа 47 яшь тулган булыр иде.

Айрат Ганиуллин яшәгән йортка мемориаль такта ясатуны Уразбахты авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәйхетдинов үз өстенә алды. Аны урнаштыру чарасында Мамадыш районы башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин, күпсанлы авылдашлар, туганнар катнашты. Чара авыл имамы Миннерафыйк Фәтхуллин дога кылганнан соң башланып китте. «Айратның әтисе Нәгыймулла абый колхозыбызның алдынгы механизаторы иде, тракторда эшләде; әнисе Сания апа фермада хезмәт куйды. Икесе дә – хезмәт ветераннары. Сигез бала тәрбияләп үстереп, аларны кеше иттеләр. Айрат – авылыбызның горурлыгы. Илебезне саклап шәһит китте. Шәһит киткәннәр алар турыдан-туры фирдәвес җәннәтләренә барып урнашалар. Сания апага алга таба да улы белән горурланып яшәргә насыйп булсын», – диде ул.

Укытучылары мәктәп еллары истәлекләре белән уртаклаштылар. «Ул елны беренчеләр тулы комплект булсын өчен, декабрьдә туган өч малайны да беренче сыйныфка алган идек. Айрат та шулар арасында. Ялтырап торган күзле, укырга үҗәт егет иде. Марш атлап йөргәне истә калган. Буйга кечкенә булгач, иң артта. Аягын нык-нык басып атлый иде. Сания апаның өч улы да армиядә хезмәт иттеләр. Кешенең тәрбиялелеге гаиләдән килә», – диде беренче укытучысы Әлфия Миннеханова.

Армиядә су асты көймәсендә хезмәт итте энебез. Кайткач, бераз вакыт колхозда электрик булып эшләп йөрде дә, шуннан соң дуңгызчылык фермасы мөдире итеп куйдылар. Анда эшләгәндә фермада район семинары да уздырылды. Аннан район эчке эшләр бүлегендә эшли башлады. Башта Мамадыш буенча участок инспекторы ярдәмчесе булды. Укып кайткач, Омар зонасында участок инспекторы булып эшләде. Көндез генә түгел, төнлә дә ярдәм сорап, еш мөрәҗәгать итәләр иде аңа. Халыкка игътибарлы һәм итагатьле булды. Хезмәтен соңыннан Пермь шәһәре милициясендә дәвам итте. Гаиләле булгач, заводка күчте.

Бүген 92 яшен туырган әниебезнең сәламәтлеге какшады. Безнең әни – бик сабыр, киң күңелле кеше. Беркемгә дә баласының үлемен кичерергә язмасын, бу – ата-ана өчен зур кайгы. Хәзер безнең юанычыбыз – аның улы. Ул да әтисенә охшаган. Шундый ук киң күңелле, кызыксынучан. Энебез белән горурланабыз. Ул яхшы күңелле, игелекле бала, ныклы терәк, алтын баганабыз иде безнең. Батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен үлгәннән соң «Батырлык» ордены белән бүләкләнде. Хәзерге көндә туганнан туган өч энебез махсус хәрби операциядә. Берсе яраланып кайтып, Лаеш районында яши.

Фирая Мингалиева (Ганиуллина).

Мамадыш шәһәре

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре