• Фото: Гөлнара Зиннәтуллина

Хәзер утыртсаң, сентябрьдә өлгерә 

Июльдә икенче тапкыр кыяр утыртырга мөмкин. Әмма кайбер сортларын гына! Кара көзгә кадәр уңыш бирәчәк алар. Үзем сынаган өч сорт белән бүлешәсем килә.

Теща F1. Үзеннән-үзе серкәләнә торган гибрид. Артыгын үсми дә, саргаймый да. Күп итеп су сибүне һәм тукландыруны ярата. Аның каравы искитмәле мул уңыш бирә.

Ажур F1. Кыяр авыруларына бирешми, көндезге һәм төнге температура тирбәлешләрен җиңел кичерә, озакка киткән корылыктан яки яңгырдан курыкмый. Утырткач, 35–40 көннән соң уңыш бирә башлый. Кыярлары татлы һәм эре (100 граммга кадәр) була.

Баночный F1. Тишелгәннән соң 40 көнләп узуга уңыш бирә. Температура тирбәлешләренә, авыруларга бирешми.  Бик тәмле кыяр.

Хәзер шушы сортларның берсен утыртсагыз, сентябрь буе яңа өлгергән кыяр ашаячаксыз.

Сәвия Гыйниятуллина. Балык Бистәсе

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре