• Фото: dumrt.ru

Хәзрәт махсус хәрби операция зонасының алгы сызыгында солдатлар янында булган

Диния нәзарәте казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин бу көннәрдә МХО алгы сызыгында «Батыр» батальоны солдатлары янында булды. Полк имамы Мөхәммәд хәзрәт Хәйруллаев белән бергә алар сугышчыларга кече Ватаннан җылы сәлам тапшырдылар, үгет-нәсыйхәтләр бирделәр, бергәләп намазлар укыдылар, дога кылдылар, аларның сугышчан рухын күтәрделәр. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, МХО зонасына сәфәре барышында Марат хәзрәт мөфти Камил хәзрәт исеменнән, полк имамнарына һәм мөселман сугышчыларына ярдәм иткәннәре өчен, Диния нәзарәте бүләкләрен тапшырды: «Центр» гаскәрләр төркеме командующиеның хәрби-сәяси эшләр буенча урынбасары генерал Кулаков Кирилл Динисовичка - «ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә 30 ел» медале; 90 нчы танк дивизиясе командирының хәрби-сәяси эшләр буенча урынбасары подполковник Классов Газыйм Фәйзулла улына - Татарстан мөфтиенең рәхмәт хаты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт "служба по контракту" мобилизованные "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение герой росси контрактникиэ

Көн хәбәре