Хезмәт министрлыгы якын киләчәктә ихтыяҗ зур булачак белгечләрне атады

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2024-2029 елларга кадрларга ихтыяҗ буенча фаразын булдырган. Документта шушы чорга кайсы өлкәләрдә белгечләргә ихтыяҗның артачагы күрсәтелгән.
Анда барлыгы 7 тармак санап үтелгән.
Шулай итеп, кием тегү-төзәтү, тырнак ясау, чәч кисү кебек персональ хезмәтләр күрсәтү, эшкәртү производствосы, товар ташу һәм саклау, кунакханә, җәмәгать туклануы бизнеслары, фән, мәгълүмат, элемтә, сәламәтлек саклау тармакларында кадрларга иң зур ихтыяҗ көтелә. Ә менә сәүдә, дәүләт идарәсе, электр энергиясе белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы, күчемсез милек, мәдәният һәм спорт, финанс, иминият өлкәләрендә белгечләрнең азрак кирәк булачагы күздә тотыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре