Ә Россиядә өч һәм аннан да күбрәк балалы әтиләр саны 2024 елда 2,6 миллион булган, бу исә якынча 16% ка үсеш булуын күрсәтә. Ягъни ике ел эчендә күрсәткеч сизелерлек арткан һәм бу динамиканы ведомствода чаралар комплексы белән бәйләп аңлаталар.
Мәсәлән, белгечләр фикеренчә, күп балалы гаилә статусының вакыты чикләнмәү дә мондый әтиләрнең артуына китергән.
Хезмәт министрлыгында күп балалы әтиләрнең артуын "Гаилә" илкүләм проекты кысаларындагы федераль ярдәмнәр белән дә бәйләп аңлаталар.
Күп балалы әтиләр саны буенча бигрәк тә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае һәм Төньяк Кавказ Республикалары лидерлар исәбендә тора.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез