Хәзер паспорт урынына «Макс» цифрлы таныклыгын, мәсәлән, аерым категория товарлар сатып алу хокукын раслау яки музейга ташламалы нигездә килү өчен кулланырга мөмкин. Хәзер болар исемлегенә федераль почта элемтәсе оешмалары аша пенсия алу мөмкинлеген дә өстәргә тәкъдим ителә.
Пенсияне банктагы счетка, «Россия почтасы» кассасында алырга, шулай ук почтальон өйгә дә китерергә мөмкин. Соңгы ике очракта шәхесне раслый торган документ буларак паспорт күрсәтергә кирәк. «Макс» цифрлы таныклыгын паспорт урынына кулланырга мөмкин булган ситуацияләр исемлеген тулыландырганнан соң, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы шулай ук яңа ситуацияне исәпкә алу буенча Пенсия түләү кагыйдәләрен дә камилләштерәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез