Хезмәт хаклары үсмәс

Россиялеләрне, шул исәптән «Ватаным Татарстан укучыларын да, Украина белән конфликт кайчан төгәлләнә дигән сорау борчый. Кремль утны туктатуга бәйле шартлар куя. Чөнки аннан соң тормыш бар бит әле. Бу исә Трампның күңеленә хуш килми. «NBC News»ка биргән әңгәмәсендә ул «Путинга бик ачулы булуын һәм аның сүзләреннән бик ярсуын әйтте. «Дөрес юнәлешкә хәрәкәт итми» дигән бәя бирде, барлык Россия нефтенә 25–50 процентлык пошлиналар кертү белән янады.

Шул ук вакытта Путин дөрес адымнар ясауга күчсә, ачуның тиз үтәчәген дә әйтергә онытмады. Тарифларны 100 процентлык итеп тә кертеп була, әмма АКШ кулында андый янауны тормышка ашырырлык механизм юк. Җир мае Трамп таможнясы аша үтми. Нефть сату катлауланачак, билгеле, югалтулар артачак. Мәскәү төп таләпләрнең берсе итеп санкцияләрне алуны куя, чөнки икътисад авып бара. Каршы як бик ашыгып китми, чөнки Трамптан гына тормый. Төп санкцияләр европалылар кулында. Димәк, сөйләшүләр өстәленә Евросоюзны да чакырырга кирәк иде.

«Ватаным Татарстан»ның конфликт туктатылуга булган фаразы уңай шулай да. Халыкара валюта фонды соңгы көннәрдә генә Украинадагы сугышның тәмамлануына фаразларын яңартты. Финансчылар хәрби хәрәкәтләр быелның соңгы айларында тукталыр дип фаразлый, яклар икътисадый сәбәпләр аркасында сугышны алып бара алмаслык хәлгә киләчәк, диләр. Без Халыкара валюта фондына караганда алдарак ясадык андый фаразны. Алдагы ел турында декабрьдә: «Ил эчендә 2025 елда икътисадый кыенлыклар спирале бөтерелер. Нәкъ менә шуларның кискен бөтерелеше Мәскәүне Украина белән вакытлы килешүгә этәрер», – дидек.

Икътисад кыенлыклары берсе өстенә икенчесе өелеп килә. Аларны хәзер рәсми статистика да яшерми. Росстат цемент җитештерү түбәнәя дип чаң суга. Феральдә ул үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 7,6 процентка түбәнәйгән. Төзелеш тармагын финанслау өчен өстенлекле ипотеканы киңәйттеләр, ләкин аңа бюджет дефициты күләмендә акча кирәк булачак. Бюджет беренче ике айда 2,7 триллион сумлык дефицит җыеп өлгерде инде. Ипотеканы финансласак, санны икегә тапкырларга кирәк. Үзәк банк россиялеләрне «сөендерде»: быел хезмәт хаклары үсүен көтмәгез, диде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре