Хезмәт хакын беренче тапкыр цифрлы сум белән түләгәннәр

Россия Казначылык хезмәте эш хакын тәүге тапкыр цифрлы сумнарда түләгән. Аны дәүләт хезмәткәре алган. Бу хакта Финанс министрлыгы хәбәр итә.

«Цифрлы сумнар белән бюджеттан тәүге тапкыр хезмәт хакы түләү уңышлы килеп чыкты. Россия Казначылык хезмәте дәүләт вазыйфасын биләүчегә цифрлы сумнарда беренче тапкыр хезмәт хакын түләде. Цифрлы сумны бюджетка кертү буенча эксперимент Финанс министрлыгы һәм Россия Банкы белән берлектә үткәрелә», – диелгән министрлык сайтында.
1 гыйнвардан цифрлы сумдагы счетлар белән эшләү мөмкинлеген тәэмин итү күздә тотыла. Аның ярдәмендә бюджетларга акча күчерү, шулай ук федераль бюджет хисабына төрле түләүләрне хәл кылу карала.

Финанс министрлыгында басым ясап әйтелгәнчә, бюджеттан цифрлы сумнарда түләү фәкать акча алучының ризалыгы белән генә башкарылачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре