Хезмәткә түләүнең минималь күләме 3 меңгә арта

Хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) 18,5 процентка артачак. Россия Президенты Владимир Путин бу җәһәттән законга кул куйган.

Аның нигезендә, киләсе елның 1 гыйнварыннан МРОТ күләме аена 3 мең сумга күбәеп, 19242 сумга (әлегә аның күләме – 16242 сум) җитәчәк. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.

Моннан тыш 2025 елдан, МРОТның  уртача хезмәт хакына нисбәтен арттырып, 42дән 48 процентка җиткерү күздә тотыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре