Дәүләт Думасының вице-спикеры Владислав Даванков җитәкчелегендә “Новые люди” фракциясе депутатлары якыны авырган очракта хезмәткәргә өстәмә ял бирүне (түләнелми торган) күздә тоткан закон проектын Думага керткән. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.
Проект нигезендә, ире (хатыны) яки башка якын туганы чирләгәндә, хезмәткәргә 5 ял көне (түләнелми торган) алу хокукы биргән норманы Россия Хезмәт кодексына өстәү тәкъдим ителә. Хезмәткәргә якынының авыруын раслау өчен тиешле медицина документын тапшырырга кирәк булачак.
Әлеге норма гаиләдә ата-анага, балаларга, бертуган абый-эне һәм апа-сеңелләргә, әби-бабай һәм оныкларга кагыла.
Авторлар документка аңлатма язуында билгеләп үткәнчә, гамәлдәге закон гаилә хәле буенча хезмәт хакын сакламыйча гына ял алу мөмкинлеге бирә. Әмма аның озынлыгы эш бирүче белән хезмәткәрнең үзара килешү буенча гына билгеләнә. Бу исә, тәкъдим авторлары фикеренчә, хокукый билгесезлек китереп чыгара: хезмәткәр, нигезле сәбәпләре булса да, җитәкче карарына бәйле. Шуңа күрә үзара конфликт чыгарга мөмкин.
Проектны эшләүчеләр фикеренчә, әлеге закон проектын кабул итү хезмәткәрләрнең социаль яклануын көчәйтәчәк, шулай ук хезмәт бәхәсләрен киметү мөмкинлеге бирәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез