Татарстанда икенче тапкыр хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм запастагы чик сакчылары форумы узачак. Быел чарада Россиянең 50 шәһәреннән 400 катнашучы көтелә. Бу турыда “Татар-информда” узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
Оештыручылар сүзләренчә, форумның максаты – чик сакчыларын берләштерү, тәҗрибә белән уртаклашу, яшьләр һәм ветераннар белән эш оештыру.
– Кызганыч, әти-әниләр балаларында ветераннарга карата ихтирам тәрбияләүгә игътибарны биреп җиткерми. Шуңа да без форум кысаларында яшьләр белән дә очрашулар оештырабыз, – дип өстәде Татарстанның “Чик сакчылары бердәмлеге” хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм запастагы чик сакчылары иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Сөләйманов.
Чик сакчылары форумына узган ел Россиянең 25 шәһәреннән килсәләр, быел әлеге сан 50гә кадәр арткан. Форумда ветераннар үз осталыкларын, гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне тоту кагыйдәләрен күрсәтәчәк, җыр фестивале һәм концерт программасы узачак.
– Әлеге чара – кайчандыр бергә хезмәт иткән дуслар өчен күрешү урыны да әле. Беренче форумда 42 ел күрешмәгән хезмәттәш очрашты, быел да мондыйлар булыр дип уйлыйм, – диде Альберт Сөләйманов.
Форумга чакырылган кунаклар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм Россия Герое Газинур Хәйруллин бар.
Лилия Гыймазова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез