“Хезмәттәштән хәбәр” – мошенниклар алдауның яңа ысулын уйлап тапкан

Телефон мошенниклары үзебезгә таныш номердан хәбәр юллап алдый башлаган. Бу хакта “Известия” хәбәрчесенә “Лаборатория Касперского” белгече сөйләп үткән.

Белгеч әйтүенчә, башта таныш кешедән, әйтик, хезмәттәшебездән хәбәр килә. Таныш булмаган номердан да хәбәр җибәрелргә мөмкин. Бу очракта аферистлар үзен телефон хуҗасы кайсы өлкәдә эшли – шул өлкә вәкиле буларак таныштыра.

Хәбәрдә, янәсе, озакламый хокук саклау органыннан шалтыратачаклар, телефонны алмыйча калырга ярамый, диелә. Шуннан соң инде – барысы да гадәттәгечә. “Полиция хезмәткәре” ниндидер мәгълүмат бирергә кирәклегенә инандыра. Соңыннан “банк хезмәткәрләре” элемтәгә кереп акча урларга керешә.

Алдашуның мондый ысулы быел июль аенда гына тарала башлаган әле. Шуңа күрә, белгеч кисәткәнчә, таныш кешедән хәбәр алынган очракта да бик сак булырга, беркемгә дә ачылып китмәскә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре